КОРАМАЛА’У ф. 1) Корамаларны (1 мәгъ.) үзара ялгап тегү. --- башымда да мине Өчилегә кире йибәрер алдыннан әнинең, миңа сагынмалык булсын дип, төрле төсле хәтфәләрдән корамалап ясаган кәләпүше булганга, бу Кырлай малайлары миңа бик гаҗәпләнеп карыйлар иде. Г.Тукай

2) Аннан-моннан гына вак-төякләрдән оештырып ясау. Акбурлы такталардан гына корамаланган вакытлы вокзал бүген бигрәк тә иләмсез күренә иде. Ш.Маннур

3) Корама (2 мәгъ.) белән ябып кую

4) күч. Тупаслану, алынма сүзләр, чит тел элементлары белән чуарлану (тел тур.). Теле корамаланган, аны сафландырырлык авылы бетүгә йөз тоткан әдәбият турында фаразларга да куркам. Шәһри Казан

5) диал. Каплап, ябып, әйләндереп алу. Бу материаллардан теккән һәр нәрсә – төрле каплар, киез паласлар, ат япмалары да күн өстенә шакмаклап, я өчпочмаклап, яки бүтәнчә бизәкләр белән корамаланган. Мәдәни җомга

Корамалап бару Акрынлап барысын да корамалау

Корамалап бетерү Барысын да корамалау; корамалауны төгәлләү

Корамалап кую Корамаланган итү. Димка ак киндер белән корамалап куелган куыш янына йөгерде. Н.Фәттах

Корамалап тору Хәзер корамалау; даими яки әледән-әле корамалау

Корамалый бару Акрынлап барысын да корамалау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә