КОРАМА и. 1. 1) Нәрсәне дә булса (тукыма, тире һ.б.ш.) файдаланудан артып калган кисентек, вак кисәк. Корама җыеп ил иткән, корак җыеп көн иткән. Мәкаль. [Габдулланың] Өстендә яшел хәтфә кырыйлы җиңсез камзул, башында төрле төстәге корамалардан тегелгән чуклы кәләпүш. Г.Гыйззәтуллина 2) Шундый кисентекләрдән тегелгән япма, җәймә. Хәсри карчык сандык өстенә җәелгән кораманы алып дүрткә бөкләде. Г.Гали 3) сир. Калдык-постык, вак-төяк материалдан ясалган, зур булмаган корылма (өй, киоск, ларёк). Иудәйдәге консул Агриппа --- храм диварларыннан да биегрәк итеп корама күтәрттерә һәм шуннан торып храмда барган хәлләрне күзәтергә тели. М.Хәбибуллин 4) күч. Эчтәлеге ярлы булып, аннан-моннан гына иҗат ителгән әсәр. Галиәхмәтнең шигырьләрен мин сокланып укыдым. Соңгы вакытта татар шигъриятендә коры информациягә, хәбәргә корылган шигъри корамалардан арыдым. Мирас. --- тавышка иярүләр аркасында мәгънәсез сүз корамаларыннан торган табышмаклар да очрый: «Лып-лып ихыл, шрихыл да шрифыл...» Н.Исәнбәт 2. с. мәгъ. 1) Артып калган вак кисәкләрдән эшләнгән. Һәр кеше үзенә тигән җиргә берничә таяклап бүлеп-бүлеп чәчелгәнлектән, иген басулары нәкъ корама юрган шәкелен алып торалар. М.Фәйзи. Карый түргә менеп, төрле чүпрәк кисәкләреннән җыеп тегелгән корама көрпә өстенә утырды. М.Галәү. Мөтәч Хәмитенең Бикәсе дә корама юрганга төрелгән имчәк баласын күкрәгенә кыскан килеш арба янәшәсеннән атлый ---. З.Зәйнуллин 2) күч. Иске. Ишегалдына аяк бастык. Мин корама машинамны кабызып җибәрдем. М.Шаһимәрдәнов 3) күч. Таркау, берләшмәгән. III меңьеллыкта Россия әүвәлге куәтенә ябышып ятучы корама империя булыр микән, әллә --- көчле федератив дәүләт булыр микән – бусы тулысынча тарих сабакларын ни дәрәҗәдә үзләштерүгә бәйле. Мирас 4) күч. Алынма сүзләр, чит тел элементлары белән чуарланган (телнең саф булмавына ишарә итеп әйтелә). Корама телдәге шигырьләре күренгәләсә дә, --- Тукай хәзер, нигездә, саф татар телендә яза башлый. И.Нуруллин. – Инде мондый проект ошамаса, Гаспралы теле сезгә артык корама тоелса, – дидем мин, – татар теле бар, сезгә мәгълүмдер, ЮНЕСКО тарафыннан ул дөньядагы ундүрт тел арасына кергән. Р.Зәйдулла. Чуар, корама телле вəкил артыннан хурлап-мыскыллап кычкырдылар, əче-əче итеп сызгырдылар... М.Шаһимəрдəнов |