КОРАЛЧЫ и. Корал ясаучы эшче, оста. Кремль тавының ышыгында, Болак елгасы буенда күнчеләр бистәсе булган. Ерак түгел генә тимерчеләр, чүлмәкчеләр, коралчылар һәм башка төрле һөнәр ияләре яши торган бистәләр тезелеп киткән. Татарстан тарихыннан хикәяләр. Бу эш [җир эшләре] өчен Мәскәү белән Новгородтан тимерчеләр, Вологдадан балта осталары, Туладан коралчылар, ә Казаннан штукатурчылар китергәннәр. Ватаным Татарстан |