КОРАЛСЫЗЛАНУ ф. 1) Коралсыз калу, коралдан мәхрүм булу. Армияне реформалау инде 20 елдан артык дәвам итә, һәм аның очы-кырые әле һаман күренми. Бу чорда ул, бер кат коралсызланып, инде яңадан кораллана башлады. Мәдәни җомга 2) Хәрби коралны кая да булса тапшыру, ташлау (шул рәвешле хәрби көч кулланудан, нинди дә булса каршылык күрсәтүдән һ.б.ш. баш тарту) 3) күч. Билгеле бер эш-хәрәкәт өчен кирәкле идея, ярдәм һ.б.ш.дан мәхрүм калу Коралсызлана бару Акрынлап коралсызлану Коралсызлана төшү Тагын берникадәр коралсызлану Коралсызланып бетү Тәмам бик нык коралсызлану; коралсызлану тәмамлану |