КОРАЛСЫЗЛАНДЫРУ ф. 1) Коралсыз калдыру, көч белән кемнең дә булса коралын ташлату, алу. [Разведка начальнигы:] Безнең союзниклар – Англия һәм Америка – --- Тын океандагы уртак дошманны баштанаяк тар-мар итү, коралсызландыру өчен булышлык сорап, совет хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттеләр. Ә.Маликов. --- дистәгә якын сугышчы дакоталарны чолгап алдылар, шаулаша-шаулаша коралсызландырдылар, барысын да агач кәүсәләренә бәйләп куйдылар. И.Хуҗин. Ямгырчы би шулай ук яр астындагы акбүреләрне дә коралсызландырды, каекларны, кешеләрне сак астына алды. Н.Фәттах

2) Кемнең дә булса кораллану мөмкинлекләрен киметү, кыскарту; бөтенләй коралсыз калдыру. Ә кызыллар Каретник дивизиясен коралсызландыра алмыйлар. З.Зәйнуллин

3) Кемнең, нәрсәнең дә булса карамагындагы коралларны алып кую, кораллану чараларыннан мәхрүм итү

4) күч. Кемнеңдер көрәшкә булган омтылышын юкка чыгару, нәрсә өчен дә булса көрәшү мөмкинлеген бетерү

5) күч. Кемнеңдер нәрсәгә дә булса каршы тору теләген бетерү. Мин һаман баш тартам. «Әгәр дә без сезгә аспирантурада укырга тәкъдим итсәк?» – ди. Шушы сүзләре белән коралсызландырды ул мине, чөнки, чыннан да, укуымны дәвам итәсем килә иде. М.Мәхмүтов

Коралсызландыра бару Акрынлап коралсызландыру

Коралсызландыра башлау Коралсызландырырга керешү

Коралсызландыра төшү Тагын берникадәр, аз гына күләмдә булса да коралсызландыру

Коралсызландырып бетерү Бөтенләй коралсызландыру; коралсызландыруны тәмамлау

Коралсызландырып тору Хәзерге вакытта коралсызландыру; даими яки әледән-әле коралсызландыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә