КОРАЛСЫЗ с. 1. Коралланмаган, коралы булмаган. Болын уртасында түгәрәкләнеп тезелеп утырган йөзләрчә ак өйләр арасында кораллы, коралсыз кешеләр кайнашты. Н.Фәттах. --- [карт учитель] коралсыз халыкны атлы казаклар кургаш ядрә һәм сөңге белән каршы алуларын --- дулкынланып сөйләп бирде. Ә.Фәйзи 2. рәв. мәгъ. Коралдан башка. Үз хокукларыбызны коралсыз яулап алу буенча мөхтәрәм Махатма Ганди тәгълиматы үрнәк була ала. И.Әмирхан |