КОРАЛЛЫ с. 1) Коралы булган, коралланган. Җәбер күрдем гүзәл алдакчылардан, Золым күрдем кораллы сакчылардан. Г.Утыз Имәни. Атасы аңа быел беренче тапкыр ышанып эш йөкләде: кыш көне ул, этләр җигеп, кораллы йөз ир белән, илле йөк мал белән төн кешеләренә сату-алуга барды. Н.Фәттах. Ташка баштанаяк дикъкать биреп караганнан соң, гасырлар сулышын кичергән рәсемнең кораллы сугышчы икәнен ачыклады ---. Мирас

2) Кулга корал алып, корал тотып башкарыла торган; сугыш-бәрелеш белән үтә торган. Кичә Мисырда хәрбиләр белән кораллы бәрелеш нәтиҗәсендә «Братья мусульмане» төркеменең 42 тарафдары һәлак булган ---. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә