КОРАЛЛАНУ ф. 1) Корал, хәрби кирәк-ярак, дирбияләр белән тәэмин ителү. Ныгытма төзү, кораллану урынына рязанлыларның бала-чага шикелле икона белән азапланулары минем ачуымны китерә иде. М.Юныс. Сөнчә киенгән, сөнчә коралланган егермеләп ирнең барысы да атларыннан төшеп, җәяүләп, шулай ук кунаклар каршысына килделәр ---. Н.Фәттах. [Ураков:] Минем кул астында баштанаяк коралланган ике мең кешелек көчне бастырырлык гаскәр юк. В.Имамов 2) Һөҗүм итү яки саклану өчен кулга корал алу, корал булдыру. Тимерчыбык катып үрелгән камчылар белән коралланган егерме биш атлы кеше өчен җәяүле җиде бәндәне җиңү бәрәңге ашаудан да җиңел иде, билгеле. М.Галәү. Авылдашлар, кем ни эләктерә ала, шуның белән коралланганнар иде. З.Хәким. Каяндыр бер солдат йөгереп чыкты да мылтыклар, сөңгеләр белән коралланган бик күп җегетләр янына килеп кычкырды: «Ура, ура, иптәшләр! Без җиңдек!..» Г.Ибраһимов 3) Өндәп, боерып көрәшкә чакырганда, кулга корал алып көрәшкә чыгу, күтәрелү. ...Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка. М.Җәлил 4) Билгеле бер эшчәнлек, хезмәт төре өчен кирәк булган корал, җайланма, дирбияләр белән тәэмин ителү. --- диктофон, блокнот һәм каләм белән коралланып, җыелган бер кочак сорауларым белән, Әбүзәр әфәндене эзләп, Чирмешән кулланучылар җәмгыятенә юл тоттым. Шәһри Казан 5) Нинди дә булса эшчәнлек, хезмәт төре башкару өчен кулга эш коралы алу. --- көрәк, кыргычлар белән коралланып, трамвай, автобус юлларына сибелгән эшчеләре --- кечкенә шәһәрчеккә ниндидер бер мөһимлек төсмере кертәләр иде. Л.Ибраһим-Вәлиди 6) күч. Төрле белем, мәгълүматлар белән танышу, аларны үзләштерү. Бәлки, ул [Гатауллин] яшьлектәге юләрлеккә хас беркатлылык белән агымга каршы йөзгәндәге кебек, килешмәүчәнлек белән коралланып, шул ялган табигыйлекне кабул итәргә генә теләмидер? Ф.Яхин. --- Алиш иптәш байтак кына тәҗрибәләр аркасында балалар телен нык кына үзләштерсә дә, ул әле балалар әдәбиятын специфик сюжетлаштыру белән йомшак коралланган. Ф.Кәрим. Милли азатлык идеясе белән коралланган яшьләр бүген мең, иртәгә миллион булса... Р.Рахман 7) күч. шаярт. Билгеле бер максат белән (каршы якны куркыту, шаярту һ.б.ш.) алдан ук берәр чара булдырып, әзерләп кую. Фәниянең сабыр канаты сынды. Тәүфикъның чираттагы оҗмахыннан әйләнеп кайтуын ул чынлап та ишек төбендә уклау һәм саплы таба белән коралланып каршы алды. Л.Ибраһим-Вәлиди Кораллана бару Акрынлап тулысынча кораллану. Колхоз техника белән дә кораллана барган. Гасырлар авазы Кораллана башлау Коралланырга керешү.Китә хәзерлек: балталар, кендекләр, герләр белән кораллана башлыйлар ---. Ә.Фәйзи Кораллана төшү Тагын берникадәр, аз гына күләмдә булса да кораллану Коралланып алу Тиз генә кораллану. Печән базарындагы төрле вакыйгалар һәм кызыкларга хирыс әһле ислам, мәсьәләнең үзәген бик тиз аңлап, таяк, таш, сыңар кәвеш шикелле нәрсәләр белән бик тиз арада коралланып алып, күсегә каршы чыктылар. К.Тинчурин Коралланып бетү Тәмам бик нык кораллану; кораллану тәмамлану Коралланып йөрү Коралланган булу. [Мортаза бай:] Хәзер һәркем яхшы коралланып йөри... М.Галәү Коралланып тору Хәзер коралланган булу; даими яки әледән-әле кораллану Коралланып яту сөйл. Кораллану процессында булу. Янәсе, Татарстан – сепаратизм, ваһһабизм, терроризм үзәге, меңләгән кеше урманнарда коралланып ята, дип гәзитләрдә язалар, телевизордан, радиодан сөйлиләр. Мәдәни җомга |