КОРАЛЛАНДЫРУ ф. 1) Кораллар, сугыш өчен кирәк булган хәрби кирәк-ярак, дирбияләр белән тәэмин итү 2) Нинди дә булса эшчәнлек, хезмәт төре өчен кирәк булган корал, җайланма, дирбияләр белән тәэмин итү. Ярый әле яңа хуҗалар басу-кырларга, фермасына-башкасына ышанычлы сакчылар куйды, аларны баштанаяк коралландырып, яхшы машиналарга утыртты. Ф.Яхин. Казанда да, махсуслаштырылган техника белән коралландырып, 10–15 кешелек бригада оештырырга була лабаса! Шәһри Казан 3) күч. Төрле белем, мәгълүмат белән таныштыру, үзләштерүне тәэмин итү. Имеш, без дә курс бетереп, студент булып чыкканбыз. Имеш, безне дә мәгыйшәт берлән көрәшергә коралландырып чыгарганнар! Г.Тукай Коралландыра бару Акрынлап барысын да коралландыру Коралландыра башлау Коралландырырга тотыну. Инде бераздан Тукай үзе дә аны яңа идеяләр белән коралландыра башлый һәм бик зур рухи терәгенә әверелә. Р.Рахман Коралландыра төшү Берникадәр күләмдә тагын да коралландыру Коралландырып алу Азга гына коралландыру Коралландырып бетерү Барысын да коралландыру; коралландыруны тәмамлау Коралландырып тору Даими яки әледән-әле коралландыру; әле, хәзерге вакытта коралландыру |