КОРАЛДАШ и. 1. 1) Сугыш кырында кем белән дә булса бергә булган, солдатта бергә хезмәт иткән кеше, хәрби хезмәттәш. Коралдашларым горнизонга кайтып кергәндә, поэмам төгәлләнгән, аны инде Казанга җибәрергә дә өлгергән идем... Ә.Маликов. Коралдашлар яу кырында! Кайда соң мин? Кем мин сиңа, ятиммени? Әйт, Туган ил! Р.Саттар. [Батыр командирның] --- коралдашларын гына түгел, илбасарларны да шаккаттырган рухи батырлык күрсәтүен аңларбыз. Мирас 2) Сугышчының иң якын ярдәмчесе. Җыр – яугирнең тугры юлдашы да, коралдашы да, киңәшчесе дә. Кызыл таң 2. с. мәгъ. Сугыш кырында кем белән дә булса бергә булган, солдатта бергә хезмәт иткән яки итүче. [Военком:] Бу – мәңге төзәлмәс яра: безнең сугышта башларын салган коралдаш дусларыбыз. Ф.Хөсни |