КОРАЛАЙ и. 1) Кыр кәҗәсе; русчасы: косуля. Атның киеге – колан, кәҗәнең киеге – коралай. Мәкаль. Тулы айдай нур йөзле, Коралайдай саф күзле, Шикәр, балдай сүзле Күзекәдәй сылу кыз – Я синеке, я минеке! Дастан 2) Искечә ай исеме (ноябрь-декабрь урталарына туры килә). Коралай килми – кыш җитми, коралай китми – яз җитми. Сынамыш |