КОРАЛ и. 1) Һөҗүм итү һәм саклану өчен кулланыла торган махсус әйбер, җайланма. Ниһаять, ир уртасы булып җиткәндә килде шундый вакыт: ул зур уллары белән бергә, кулына корал алып, Бөек Ватан сугышына китте. Г.Бәширов. Сабир абзый тынсыз тора. --- – Менә үз кешеңне фашистлар үтергәнне шулай карап тор әле син! Ә бит бездә корал, граната. М.Мәһдиев. [Сөембикә:] Аларның яңа кораллары бар, чит илдән китерткән көчле туплары бар, дарылары, кургашлары җитәрлек. Г.Гыйльманов 2) Кемнең дә булса хәрби көче, гаскәре турында. Рус коралының һәм рухының бөеклеген пропагандаларга тырышучы рус елъязмачылары үзләре дә Мәскәүнең олы кенәзләре белән сугышта татарларның куркусызлыгына сокланырга мәҗбүр булганнар. Р.Фәхретдинов. Биредә, Идел ярлары буенда, Германия коралының 1939 –1941 еллардагы җиңү даны чәлпәрәмә килә. Шәһри Казан 3) Нинди дә булса шөгыль, эш вакытында кулланыла торган җайланма, инструмент. Неандертальләр – беренче аучылар; тупас һәм бик гади хезмәт кораллары – чапкычлар, кыргычлар, таш пычаклар белән эш иткәннәр --- Р.Фәхретдинов. Георгий плитә белән ике арада әйләнде: эш коралларын кайнатты, урын-җиргә дезинфекция ясады. И.Салахов. [Ясәви] Кабаланмый гына эш коралларын барлар, үз дәрәҗәсен белеп кенә фатирдан фатирга йөрер. Ә.Дусайлы 4) Көй чыгару, башкару өчен эшләнгән махсус инструмент. Хрусталь чыңы, электр-музыка коралларының космик моңы, кошлар сайравы бергә кушылып, әкияти гүзәл яңгыраш алалар. Р.Харис. Кубыз... Уйлап карасаң, халык бу уен коралын табигатьтән күчереп ясаган икән. М.Хуҗин. --- Гарәп, фарсы, төрек телләре. Бу телләр аңа музыка коралларының җанлы авазлары булып ишетелделәр. А.Нәҗми 5) күч. Гомумән, нинди дә булса куркыныч янаганда зыян салучыдан саклану чарасы буларак кулланыла торган әйбер. Учындагы отвёртканы бар көченә кысып, ул [Җәүһәрия] һөҗүмгә әзерләнде. --- Юк! Ул җиңел генә бирелмәячәк! Учындагы коралын эшкә җигәр, тырнар, тешләр, өзгәләр... Әмма бирелмәс! Г.Әдһәм 6) күч. Нәрсәгә дә булса ирешү алымы, чарасы. Анам биргән туган тел, Атам биргән корал тел. Мәкаль. Юма тел белән куштанлык аны --- бал-май эчендә йөздерде. Сәйфи күп тапкырлар сыналган бу коралны хәзер тагын бер мәртәбә эшкә җигеп карамакчы булды. Г.Бәширов. Бу «политик акция» барып чыккан тәкъдирдә, фашистлар халыкны партизаннарга каршы кую өчен үтемле «пропаганда коралы» алачаклар... Мирас ◊ Коралга тотыну Корал белән көрәшкә күтәрелү, кораллану. [Пётр Алексеевич:] Ох, әфәнделәр, мондагы халык бик кара hәм кыргый. Алар арасында халык санын алуны оештыру hич мөмкин эш түгел. Бу турыда хәбәр чыгуга ук, барча ир-ат коралга тотыначак ---. В.Имамов. – Мин синнән төгәл сан сорыйм – син калтырап төшәсең. Мин борылып синең йөзеңә карыйм – син коралга тотынасың, – диде Албуга шелтә белән. Н.Фәттах. Коралга ябышу к. коралга тотыну. [Сәет:] Ниятегез янә мөселманнар каны коюда идеме, әфәнделәр? --- Барып чыкмас! ---. Хөррият хакына без коралга ябыштык. В.Имамов. Халык ярсуыннан коралга ябышкан. Кораллы халык, акча даулап, кораллы буржуйлар белән атышкан! М.Шаһимәрдәнов. Корал итү Кем яки нәрсәне дә булса билгеле бер максатта файдалану. Һиммәтең итсәң корал, Шөбһәсез галиб булырсың. М.Гафури. Корал (көче) белән Көч кулланып, хәрби көч, сугыш көче белән. Ярты-йорты белемле, хакимияткә корал көче белән килгән канкойгыч большевиклар Русия белән «җитәкчелек» итә башлыйлар. З.Зәйнуллин. Ә бит корал көче ярдәмендә кылынган каһарманлык табигый дип саналганда, кеше күңелендә ясалган батырлыкны төрлечә кабул итүчеләр дә юк түгел. Мирас. Корал күтәрү 1) Корал белән янау, куркыту, һөҗүм итү. [Исәнтәй:] Син... кунак... Минем өемдә, минем ашымны ашап, миңа каршы корал күтәрәсеңмени?! Н.Фәттах; 2) Баш күтәрү, корал тотып көрәшкә күтәрелү, сугыш башлау. [Сәхипгәрәй:] Әфәнделәр, әгәр дә Хәрби шура председателен 24 сәгать эчендә азат итмиләр икән, без коралга ябышырга мәҗбүр булачакбыз. [Барысы:] Корал күтәрергә кирәк... К.Тинчурин. Әмма шулчак артта Күчем батырның усал әмере яңгырады: – Корал күтәрәсе булмагыз, кылычларыгызны кынга! В.Имамов. Корал ташлау 1) Корал тотып каршылык күрсәтүне, сугыш хәрәкәтләрен туктату. Дөресрәге, сөннәр аны [Банлу Чжаоны] камап алдылар һәм корал ташлап кул күтәрергә мәҗбүр иттеләр. Н.Фәттах. Минск янында уратып алынган кызыл гаскәрләр, каршылык күрсәтмичә, коралларын ташлап, немецларга әсирлеккә биреләләр. З.Зәйнуллин. Кайсыдыр бер яралының: «Хыянәт!» – дип иләмсез ачыргаланып кычкыруы булды, әле генә стена hәм капка тирәсендә йөргән сакчылар, коралларын ташлап, урам буйлап йөгерешә-кача башлады. В.Имамов; 2) Кискен ризасызлык белдерү йөзеннән коралсызлану. [Һөҗүмгә] көчләп җибәрә башласалар, һичбер атышсыз-нисез, бөтен часть белән корал ташларга кирәк. М.Гали |