КОРАБЛЬ и. фр. 1) Зур диңгез судносы. Ул ерак Боз диңгезендә зур-зур корабльләр йөртә. Д.Аппакова. Менә монда, безнең Яңа бистә янында, зур порт, корабльләр, күрәсеңме әнә... Р.Ишморат

2) Зур куәтле очу аппараты. Галәм киңлекләрен айкап, кеше аягы басмаган планеталар эзләп йөрүче нинди корабль, нинди кешеләр соң болар? --- Бу корабль галәм пиратларыныкы. Р.Мөхәммәдиев

3) күч. Гомумән, куәтле, зур машина, транспорт. Комбайн – басу корабле

4) күч. Нинди дә булса зур эшчәнлек өлкәсе, зур оешма. Академик Мансур Хәсәнов – фән корабле капитаны. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә