КОПШАҢГЫ и. диал. 1) зоол. Тирестә яшәп, тизәк белән туенучы ялтыравык яшел хитинлы зур коңгыз; тирес коңгызы, гуңгыйк; русчасы: жук-навозник. Копшаңгы: – Хуш, сау булыгыз, мин Һиндстанга киттем, – дип очкан икән дә, тик юлда ат тизәге күргәч, шунда кунып калган, имеш. Мәкаль. Копшаңгы юлда йөрсә, аяз булыр. Сынамыш

2) күч. Орышу, ачулану, кимсетү сүзләре буларак кулланыла. [Алмаз Эсмеральдага:] Җитәр! Туктыйсыңмы, юкмы син, копшаңгы! Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә