КО’ПИЯ и. нем. сөйл. к. күчермә. Язышкан булсагыз, сездә аның копиясе булырга кирәк. А.Шамов. Бу протоколдан Камали агай копия алдырып... мөфти хәзрәткә җибәргән, диләр. Ш.Мөхәммәдев. Ул шөбһәсез авыл бае малае Гали уйнаган рольнең копиясен диярлек уйнаган булыр иде. Г.Нигъмәти. Кирәк бит, охшаса да охшый икән кеше кешегә: Әминәнең коеп куйган копиясе. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә