КООРДИНАТ и. лат. 1) мат. Ноктаның урынын белдерә торган зурлык

2) геогр. Ноктаның яссылыкта яки киңлектәге торышын билгели торган зурлык. Сәяхәт башлыгы, берни дәшмәстән, ягулыкның күпме калганын һәм ракетаның координатларын күрсәтә торган автоматны эшкә кушты. А.Тимергалин. Сез безгә заводыгызның төгәл координатын эшләп бирегез. Бүген кич үк безнең егетләр барып бомбага тотарлар. Г.Гобәй

3) сөйл. Кемнең дә булса урнашкан, торган урыны турында мәгълүмат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә