КООПЕРА’ЦИЯ и. фр. 1) Хезмәт оештыруның бер үк төрле эш барышында яки шул эшнең үзара бәйләнгән башка процессларында күп кешеләрнең бергәләп эшләүләренә корылган формасы. Татарстан белән Россия аеруча тыгыз мөнәсәбәтләрдә булдылар һәм булачаклар. Бу аларның географик урнашуына, ягъни җирләрнең янәшәлегенә һәм җитештерү кооперациясенең югары дәрәҗәдә булуына бәйле. Мирас

2) Үз әгъзаларының матди чараларына оешкан, төзелгән хуҗалык, сәүдә һ.б.ш. төркемнәр берләшмәсе. Һөнәр кооперациясе

3) сөйл. Кооперация (2 мәгъ.) кибете. Кооперациядә товарлар юк, табып бирергә булыш әле, дигән идем, нигә әйткәнемә үкендем. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә