КООПЕРА’ТОР и. ингл. 1) Кооперация (2 мәгъ.) өлкәсендә эшләүче хезмәткәр, кооперация эшчесе. Янәсе, Кашпировскийлардан һәм шуның сымак үрчегән җыен әтрәк-мәтрәк кооператорлардан кай җирең ким? Н.Хәсәнов 2) Сәүдә кооперациясендә эшләүче кеше. Мин сезне кооператор Мортаза иптәшкә төшерермен. Аларның өйләре иркенрәк. К.Нәҗми 3) Кооператив оештырган кеше, эшмәкәр |