КООПЕРАТИВ и. нем. 1. 1) сөйл. ХХ гасырның 80 нче еллары башында барлыкка килгән, киң кулланыш товарлары җитештерү һәм сату, төрле хезмәт күрсәтү һ.б.ш. өлкәләрдә эшли торган, дәүләт предприятиеләреннән аермалы буларак, хосусый нигездәге предприятие. Кооперативлар оештыру. Кием тегү кооперативы 2) к. кооперация (2 мәгъ.). Ашлыгымны бастырдым, хәйран уңган ашлыгым, Хәзер илтәм кооперативка Ашлыгымның артыгын. М.Җәлил. Сул якта – яшел чирәм һәм вак куаклар каплаган кечкенә утрау. Бакчачылык кооперативында бүленеп бирелә торган дүрт сотый җир зурлыгы гына. М.Юныс 3) иск. сөйл. к. кооперация (3 мәгъ.). Кәҗә нихәтле көчле бакырса, аның иясенә кооперативтан шул хәтле күп товар алырга мөмкин була имеш. Ш.Камал. Госман инде әнисе берәр йомыш белән күршегә кергәндер, я кооперативка чыгып киткәндер дип уйлады. А.Шамов. Казан кооперативында Саталар алтын-көмеш; Гармунчының мәхәббәте артык була биш өлеш. К.Йосыпов 2. с. мәгъ. Кооперативка караган, кооперативлаштырылган. Колхозларда һәм совхозларда җитештерү мөнәсәбәтләрен шул юнәлештә үзгәртергә кирәк. Аларны кооператив нигезгә күчерү һәм башлангыч хезмәт коллективларына мөстәкыйльлек бирү --- максатка ярашлы. Мирас |