КОҢГЫРТЛАНУ ф. Коңгырт төскә керү. Нык үзгәрдем, бәлки, хәзер Хис тә бераз сүрелгәндер; Сары чәчем коңгыртланды, Күз карашым кырысланды. Р.Закиров Коңгыртлана бару Торган саен коңгыртрак булу Коңгыртлана башлау Коңгырт төс билгеләре күренү. Нәфисә кояш белән язгы җилдә коңгыртлана башлаган битен һәм маңгаен яулык чите белән сөрткәләп алды. Г.Бәширов Коңгыртлана төшү Бераз коңгырт төс керү Коңгыртланып бетү Бик нык коңгыртлану Коңгыртланып килү Акрынлап, аз-азлап коңгыртлану Коңгыртланып китү Кинәт коңгыртлану |