КОҢГЫРТ с. 1) Көрән, карасу көрән төстәге (гадәттә, күзләр, сакал-мыек, чәч, төкләр тур.). Коңгырт атка атланган ниндидер казак капка төбенә килеп туктады. А.Таһиров. Чагылдыра күзне таң яктысы, Җилләр тарый коңгырт чәчләрне. Белмим, әллә хисләр ташкангамы, Ирексездән күзләр яшьләнде. М.Җәлил. Картның озынча битенә, коңгырт күзләренә, ирен кырыйларына күз салып, егет аның кәефен чамаларга тырышты. Г.Бәширов

2) Кара тутлы, кояшта кызган (кеше тәне тур.). Кабилә башы, шулай итеп, бердәнбер улыннан язды, хәзер аның Гулана атлы җиткән кызы гына калды. Әйе, кояшта янган коңгырт тәнле, озын кара чәчле, кара күзле Гулана... Р.Фәхретдинов. Карасалар – үткен күзле, коңгырт битле бу кыз Ташлытауның иң чибәр кызларыннан берсе икән. М.Мәһдиев

3) Башка бер төскә коңгырт төсмер кушылуын белдерә. Күзләрендәге коңгырт яшел матур төсләр, нечкә кашлары, куе сары чәченең иңбашына төшеп җитәр-җитмәс бөдрәләнеп кире кайтарылуы Дәрҗияне көяз ханым итеп күрсәтәләр иде. Г.Бәширов. Әфхәтнең коңгырт соры күзләреннән тәүге каен суыдай үтә күренмәле, кристалл төсле саф шарлар тәгәрәсә дә, мондый очракта акырыш, бакырыш, тавыш белән елау кабул ителмәгән. Т.Галиуллин. Йоннары елык-елык килеп торган коңгырт кара төстәге җитез чәшкеләр, йомры озынча гәүдәләрен туптай атылдырып, әле челтәргә үрмәләп менәләр, әле эчке якка уелган түгәрәк тишеккә кереп югалалар иде. А.Вергазов

4) күч. Басынкы, берникадәр карлыккан (кеше тавышы тур.). Кычкырып җырларга ярамый. Альшуллер әкрен, коңгырт тавыш белән «Дунай аръягы» көен суза. А.Таһиров. Шул чак Гәүһәршад бикә, кинәт аягүрә басып, кулларын киң колачлап, күзен түшәмгә текәп, шомлы, коңгырт тавыш белән кычкырды ---. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә