КОҢГЫР с. 1) к. коңгырт (1, 2 мәгъ.). Күлдә йөргән коңгыр каз чүл кадерен белмидер, чүлдә йөргән дуадак күл кадерен белмидер. Мәкаль.Коңгыр чәч өстендә маңгай турына киелгән кечкенә, ак энҗеле калфак язның матур чәчәге кебек соклангыч күренә. Г.Ибраһимов. Студент гади генә, ләкин килешле киенгән, ябык кына битле, коңгыр чәчле, яңа гына мыек чыга башлаган егет иде. Ф.Әмирхан

2) диал. к. коңгыз



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә