КОҢГЫЛДА’У ф. Саңгыраурак каңгылдау. Эстон кызы бу җирләрдә барган авыр сугышлар турында сөйләгәндә, нарат башында берөзлексез козгын очынгалады. Оча-куна коңгылдады. М.Мәһдиев. Әткәй сугышта – Хаты юк күптән. Козгын, коңгылдап, Очрама бүтән. Ш.Галиев Коңгылдап алу Кинәт, кыска вакыт коңгылдау Коңгылдап җибәрү Кинәт коңгылдау Коңгылдап кую Кисәк, бер мәртәбә коңгылдау.Нәрсәдер әйтергә теләгән [челән] үз телендә коңгылдап та куйган. Ә.Баян. Шунда каракош, очып йөреп, аның каршысына агачка кунды да коңгылдап куйды. Ф.Яхин Коңгылдый башлау Коңгылдарга тотыну |