КОҢГЫЗ и. зоол. 1) Элпә канаты өстендә каты хитин канатлары булган бөҗәк; русчасы: жук. Коңгыз башын аска таба ия алса да, төрле якка бора алмый. Биология. Хайваннар. Су коңгызлары да шулай эшли. Табигать белеме. Яр буйларында ялтыравыклы коңгызлар очып йөрде. Диңгез тирәнлегендә. Урман кошлары --- кабык астында һәм үзагачта тереклек итүче мыеклач коңгызлар, кабык коңгызлары, юкәр коңгызларының личинкалары белән тукланалар. Биология 2) коңгызлар күпл. зоол. Катыканатлылар, бөҗәкләр классының йомшак япмалы корсак өлешен һәм икенче пар элпә канатларын өске каты канатлар каплап торган, туфрак ясаучы, санитар, ерткыч, үсемлекләрне серкәләндерүче бөҗәкләр отряды |