КОНЪЮНКТУ’РА и. лат. 1) кит. Иҗтимагый тормышның нинди дә булса өлкәсендә барлыкка килгән хәл, шарт. Яшь автор [үз әсәрендә] --- иҗат интеллигенциясе арасында конъюнктурага карап эш итүче, карьера артыннан куучы типларны фаш итү, чын иҗат атмосферасы өчен көрәш проблемаларын куярга тели. М.Әмир 2) икът. Товарлыклы хуҗалыкның торышын чагылдырган билгеләр (бәяләр хәрәкәте, кыйммәтле кәгазьләр курсы, товарны эшләп чыгару күләме) җыелмасы. Хуҗалык конъюнктурасы |