КОНЦЕРТ и. ит. 1) Билгеле бер программа нигезендә музыкаль әсәрләрне һ.б.ш. номерларны халык алдында башкару. Орган тавышы тынды. Концерт тыңлаучылар урыннарыннан кузгалдылар. М.Юныс 2) Бер генә (сирәгрәк берничә) музыка уен коралында оркестрга кушылып башкару өчен язылган зур музыкаль әсәр. Н.Җиһанов консерваториядә укыган елларында --- берничә фуга, сонатина, концерт, квартет һәм, ниһаять, беренче симфониясен яза. М.Җәлил |