КОНЦЕ’ПЦИЯ и. лат. кит. 1) Теге яки бу күренешкә карата үзара бәйләнгән һәм берсеннән икенчесе туа торган карашлар системасы: нинди дә булса күренешне аңлау-аңлату ысулы. --- вульгар социологизм концепциясе Тукай иҗаты тирәсендә дә әдәби-тәнкыйди фикер көрәшен кискенләштереп җибәрә. Т.Гыйләҗев. Россия Федерациясенең милли концепциясен язучыларның берсе дә, конференцияләрне оештыручы, фәнни докладларны аерым җыентык итеп бастырып чыгарырга юл ачучы кеше дә – Мансур Хәсәнов. Мирас

2) Язманың, әсәрнең төп фикере, идеясе. Безнең фикеребезчә, аның [мәкаләнең] төп концепциясе дә дөреслеккә туры килми булса кирәк. Ф.Урманче



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә