КОНЦЕНТРА’ЦИЯЛӘҮ ф. 1) Бөтен, барлык булган яки бик күп әйберне бер урынга җыйнау, туплау. Терлекчелекне специальләштерү, концентрацияләү, хуҗалыкара кооперацияне үстерү кебек яңа баскычка күтәрелдек. Яшәү яме

2) хим. Нинди дә булса эремәне куерту, куеландыру, тулыландыру

3) махс. Баету (казылма байлыкларны, руданы)

Концентрацияләп бетерү Бик нык концентрацияләү

Концентрацияләп тору Даими яки әледән-әле концентрацияләү; әле, хәзерге вакытта концентрацияләү

Концентрацияли бару Акрынлап концентрацияләү

Концентрацияли төшү Берникадәр концентрацияләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә