КОНЦЕНТРАТ и. лат. 1. 1) Прессланган, киптерелгән, тиз һәм җиңел әзерләнә торган продукт. [Солдат] Тары концентратыннан сыек кына итеп пешерелгән ярты котелок ашны күз ачып йомганчы сыпырып куй[ды]. Ш.Маннур. Без шунда, кырда, балык концентраты белән борчак концентратыннан аш пешереп ашадык. М.Әмир 2) а.х. Туклыклы матдәләргә баетылган терлек азыгы (түп, көрпә һ.б.ш.). Күпме еллар эшләп, хуҗалыкларда сөтебикәләрне фураж, концентрат һәм башка төр азык белән җитәрлек күләмдә тәэмин итүләрен сирәк күрдем дияргә була. Ватаным Татарстан 3) махс. Казылма байлыкны баету нәтиҗәсендә барлыкка килгән продукт 4) Чималны куертудан, баетудан соң барлыкка килгән продукт, матдә. Әлеге утраудагы 277 өч яшьлек балага беренче ике атнада төрле ясалма буяулар һәм Е 211 концентраты кушылган сок эчергәннәр. Мәдәни җомга 2. с. мәгъ. Витамин һ.б.ш. матдәләргә баетылган, концентрацияләнгән (мал азыгы һ.б.ш.). Гөләндәм [сыерларга] күбрәк концентрат азыклар бирергә кирәклеген куәтләде. С.Рафиков |