КОНФО’РКА и. голл. 1) Күмер салу һәм чәйнек кую өчен самавыр күмерлегенең өстенә кидереп утыртыла торган махсус челтәр җайланма

2) Плитәдә аш-су пешерү, кайнату савытларын утырту өчен махсус түгәрәк тишек. Кухня яныннан үтеп киткәндә күз төшереп калдым. Дүрт конфорка да дөрләп яна: берсендә шулпа, берсендә ботка, берсендә чәй кайный, дүртенчесендә – шприцлар. К.Кәримов. Газ конфоркалары, плитәләр һәм кулдан ясалган җылыткычлар турында әйтеп тә торасы түгел. Яшел үзән

3) Шул тишеккә куела торган тимер түгәрәкләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә