КОНФЛИКТ и. лат. 1) Капма-каршы якларның, фикерләрнең, көчләрнең бәрелеше; җитди капма-каршылык, бик каты, кискен бәхәс. [Галия:] Адашып йөри бит ул! Аның күңеле белән бу дөнья арасында бик зур конфликт бар. З.Хәким. Конфликт иске: кара көчләр белән ак көчләрнең бәрелеше. Л.Шагыйрьҗан. Конфликт комиссиясе эшне озакка сузарга теләмәде. X.Госман

2) Кайвакыт кораллы бәрелешкә китерә торган халыкара мөнәсәбәтләрдәге кискенлек, киеренкелек. Хәрби конфликт

3) әд. Әдәби әсәр сюжетының нигезе буларак персонажлар арасындагы мөнәсәбәтләрнең капма-каршылыгы. Моңа мисал итеп «Шайтан ялчысы – Хәмидә», «Вокзал вә мөсафирләр» --- дигән бүлекләрне күрсәтергә мөмкин. Конфликт искелек белән яңалык, явызлык белән яхшылык бәрелешенә нигезләнгән. М.Гайнуллин. Бу әсәр [«Рәшә»] уңай һәм кире геройлар конфликты турында түгел, ә катлаулы, каршылыклы күңел дөньясы, кешенең шактый яшерен дә, серле дә булган эчке дөньясы турында. Әдәбият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә