КОНФЕТЛАНУ ф. сөйл. 1) Кыланчыклану, кылану; к. кәнфитләнү. Конфетланучы халыкны җенем сөйми. Г.Әпсәләмов

2) Кемгә дә булса артык игътибар күрсәтү, аның көен көйләү, төчеләнү. Күрәләтә кызыл еланнар белән конфетланганбыз икән. Ш.Камал

Конфетланып алу Азга гына конфетлану

Конфетланып бетү Бик нык, тәмам конфетлану

Конфетланып кую Аз гына конфетлану

Конфетланып тору Даими яки әледән-әле конфетлану; әле, хәзерге вакытта конфетлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә