КОНФЕРЕ’НЦИЯ и. лат. Нинди дә булса мәсьәләләрне хәл итү, фикер алышу максаты белән, дәүләтләр, иҗтимагый, фәнни һ.б.ш. оешмалар вәкилләренең җыелышы, киңәшмәсе. Залдагы халыкның күбесе өчен аның исеме съездлар, конференцияләр буенча мәгълүм иде. Г.Ибраһимов. Ничәмә-ничә симпозиумнар, фәнни конференцияләр, каты бәхәсләр булды, ялкынлы фәнни нотыклар сөйләнде. Г.Афзал. Конференция көннәре якынлашкан саен, Вәлишинның бизнес һәм коммерциясе чәчәккә бөреләнеп кенә калмыйча, мул җимеш тә бирәчәге ачык гәүдәләнә иде. Ф.Яхин |