КО’НУС и. гр. мат. 1. 1) Турыпочмаклы өчпочмакның бер катеты тирәсендә әйләнүенең нәтиҗәсе буларак барлыкка килгән геометрик җисем. Конусның күләмен исәпләү

2) Формалары белән шундый җисемгә охшаш предметлар. Алдыбызда өскә таба очлаеп калыккан һәм иң очына кызыл йолдыз беркетелгән конус рәвешендәге зур һәйкәл-обелиск басып калды. Ф.Хөсни. Кибетче апа, килькине «Социалистик Татарстан» гәҗитеннән конус ясап, шуңа тутырып үлчәде ---. Татарстан яшьләре

2. с. мәгъ. Конус формасындагы, конуслы. Конус эшләпә. Конус түбә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә