КОНТУ’ЗИЯЛӘНҮ ф. Контузия алу. [Гали Динмөхәммәтов] --- 1917 елның февраль башларында контузияләнә. Җ.Юныс. Аннары кем госпитальгә эләгә, кем бөтенләй туфрак астына күмелә; яраланып, контузияләнеп, тоткынлыкка төшкәннәр дә аз түгел. Г.Гыйльманов. Мин – гади рядовой солдат, сибиряк, ветеринар, дидем, фронтка да ветеринар буларак җибәрелдем, әсирлеккә дә яраланган, контузияләнгән хәлдә төштем, дидем. Казан утлары |