КОНТУ’ЗИЯ и. лат. мед. Организмның тыштан җәрәхәт алмый гына өлешчә яки тулысынча эчке зарарлануы, имгәнүе, зәгыйфьләнүе (снаряд, бомба шартлау һ.б.ш. нәтиҗәсендә). – Контузия зәхмәте бу, – диде ул, акланырга теләгәндәй акрын тавыш белән. Ә.Еники. Соңыннан белдем, сугышта контузия алган икән ул. Т.Миңнуллин |