КОНТРҺӨҖҮМ и. Дошман һөҗүме тукталганнан соң үткәрелә торган каршы һөҗүм. Фронтта безнең гаскәрләрнең контрһөҗүме дәвам итә иде әле. Г.Әпсәләмов. --- [гаскәрләр] дошманның контрһөҗүмгә күчә башлаганын күреп, туктап, үзләре үк оборонага күчә башлаганнар иде инде. З.Зәйнуллин. 17 август таңында ук полк сугышчылары, кысылып килгән дошман боҗрасына тоташырга ирек бирмәс өчен, соңгы контрһөҗүмгә күтәрелделәр. Л.Хәмидуллин |