КОНТРРЕВОЛЮ’ЦИЯ җый. и. фр. Халыкның бер катламының инкыйлапка кадәр булган тәртипләрне кайтару, үзләренең мәнфәгатьләрен һәм хокукларын саклап калу өчен, инкыйлапка каршы алып барган көрәше. Кушма Штатлар президенты Вильсон Россиядәге контрреволюциягә 12 миллион доллар бурычка акча бирде. И.Гази. 1905 нче ел революциясе вакытлыча җиңелде. Контрреволюция өстенлек алды. Г.Кашшаф. В.И. Ленин җитәкчелегендәге Коммунистлар фиркасе контрреволюциягә каршы көчләр туплый башлый. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә