КОНТРОЛЬ и. нем. 1. 1) Тикшерү максаты белән күзәтү; тикшерү; күзәтчелек. Профсоюз председателе докладын бик әйбәт сөйләде. «Тикшерәбез дә контрольдә тотабыз». М.Юныс. 1736 елгы фәрманнан соң хөкүмәт рөхсәте һәм контроле белән килгән татарлар башка исемнәр белән аталып йөртелә башлыйлар ---. Д.Рамазанова. Француз группасы белән бергә безнең взвод төп автомагистральне контрольгә алды. Казан утлары

2) Кемнең яки нәрсәнең дә булса эшчәнлеген тикшерә торган оешма

3) к. контролёр. Кинәт әйләнсәм, ни күрим: ике кондуктор, бер күз карашы белән ашарга торгандай ачулы йөзле контроль, безне ике яктан кысып алганнар. Г.Ибраһимов

2. с. мәгъ. 1) Тикшерә торган, тикшерү, күзәтчелек хокукы булган, шундый хокук бирелгән. Контроль пост

2) Тикшерү, күзәтчелек итү өчен билгеләнгән. Аңа бер кочак контроль эшләр, программалар килеп төште. А.Гыйләҗев. Безнең дивизия разведкасының бурычы – батальон сугыш алып барган арада дошман тылына үтү һәм контроль «тел» алып чыгу. Ә.Айдар. --- һәрбер урта махсус мәдәният һәм сәнгать уку йортына максатчан кабул итүнең контроль саннарын билгеләп, Мәдәният министрлыгы берничә ел дәвамында бу проблеманы мөстәкыйль хәл итәргә тырышып карады. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә