КОНТРОЛЁР и. фр. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса тикшерү, контроль ясау белән шөгыльләнүче хезмәткәр. – Ышанмагыз, иптәш милиционер. Алар беренче мәртәбә билетның контрольсез ягын ерттырып, бер билет белән ике тапкыр кереп йөриләр, диде контролёр кыз. М.Юныс. --- [контролёр кыз:] Бабай, бу бала-чага билеты ич. Б.Ислам

2) Җитештерү барышында нәрсәнең дә булса эшенә контроль ясау өчен билгеләнгән җайланма, әсбап. Телне өйрəнгəндə --- теге яки бу артикуляция шактый озак үзлəштерелə, колак контролёр хезмəтен үти, ə колак авазны бик үк төгəл аерып җиткерə алмый. Ф.Сафиуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә