КОНТРИБУ’ЦИЯ и. лат. 1) Җиңүче дәүләт файдасына җиңелгән дәүләттән түләтелә торган салым. Моңардан тыш, ул заманда әле Мәскәү Казанга салым түләп торган. --- Кызганычка каршы, бу контрибуциянең, дөресрәге йолымның күләме төгәл күрсәтелмәгән. Р.Фәхретдинов

2) Басып алынган җирләрдә халыктан акчалата яки әйберләтә җыела торган салым. Тагын төшләр… Тагын буржуйларның күз алдына куркыныч сүзләр өермәсе килеп баса: Комендант… Комиссар… Ревком… Конфискация… Контрибуция. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә