КОНТРАТА’КА и. фр. Дошман һөҗүменә каршы җавап атака; атакага каршы атака. Немец дигән кабахәт җан ике контратака арасында да тынычлык бирми: я артиллериядән, я миномёттан өзлексез атып тора. И.Гази. Ул көнне безнең частьлар --- яхшылап урнашырга да өлгермәделәр, фашистлар бер-бер артлы контратакага ташландылар. А.Әхмәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә