КОНТРАСТЛЫ с. 1) Кискен капма-каршылыклы; капма-каршылык тудыра торган. Бер-берсен күрмичә ярты минут та яши алмаучы бу ике матрос һәр нәрсәнең контрастлы якларын, һәр фикернең капма-каршылыгын табалар иде. М.Юныс

2) Рәсем сәнгатендә, фотода: буяуларның төсендә кискен аерма булган. Сирәк очрый торган мондый [кара җирлеккә] чиккән әйберләр бүген дә сокландыра, чем-кара җирлек җете төсләрнең контрастлы матурлыгын көчәйтеп тора. Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә