КОНТРАСТ и. фр. 1. 1) Кискен аерылып торган, бик ачык капма-каршылык. Ә менә шат, уенчак Камилә Мәрьямнең контрасты рәвешендә бирелгән. Г.Нигъмәти. Тукай авылның фәкыйрьлегенә көенә. Картинаны ул кәеф-сафа чигүче байга контраст рәвешендә тасвирлый ---. Н.Хисамов. --- кыйссаның башыннан ахырына хәтле үтә дә зур урын алып торган капма-каршылык, кычкырып торган контраст: ак һәм кара; яхшылык һәм явызлык ---. Ф.Урманче 2) Рәсем сәнгате, фотода: буяуларның төсендә кискен аерма 2. с. мәгъ. к. контрастлы. [Аяз Гыйләҗев] тормышка үз карашы, әдәби-иҗат эшенә үз мөнәсәбәте булган, контраст бизәкләр белән эш итә --- торган, җитлеккән язучы ---. Р.Мостафин. Изге татар авылы академиясен тәмамлап, власть тирәсенә керә башлагач, мин дөньяда контраст төсләр яшәвенә төшендем. Р.Мөхәммәдиев |