КОНТРАПУНКТ и. нем. муз. 1) Бер үк вакытта яңгырый торган берничә мөстәкыйль көйне, тавышны гармоник бөтенгә берләштерү сәнгате; полифония. Хәбир, мелодик сәләте булуга карамастан, форма белән логиканы тоймый, гармониядән аксый, контрапунктны аңламый. Ш.Хөсәенов

2) Күптавышлылык тибы буларак полифонияне өйрәнү фәне



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә