КОНТРАБА’НДА и. ит. 1) Тыелган яки пошлина салынган товарларны, кыйммәтле әйберләрне дәүләт чиге аша яшертен чыгару яки кертү. Контрабанда белән шөгыльләнүчеләргә Казахстан белән Урта Азиянең, Әфганстанның якынлыгы да бик ярдәм итә. Кызыл таң 2) Шундый юл белән чыгарылган яки кертелгән товар, кыйммәтле әйберләр. Әлбәттә, Аксай ханы Мәхмүтовка йөз мең доллар чыгарып та сала алган булыр иде, контрабанда валютасы җитәрлек ---. Р.Мирхәйдәров 3) күч. Нинди дә булса тыелган эшләрне, караш-фикерләрне яшерен рәвештә үткәрү; шулай үткәрелгән фикерләр һ.б.ш. |