КОНТР и. сөйл. 1. к. контра. Аларның [лозунгларның] кайберсен «контр»лар алып ташлый. Ә.Маликов. [Ирбулат:] Колхозчы контр булмый, ә контрның колхозчы исеменә яшеренеп йөрүе бик мөмкин. Р.Ишморат 2. с. мәгъ. Инкыйлапка каршы булган. – Контр буржуалар үзләренең бу эшләренә кайбер алданган ярлыларны да җигәләр, – ди. Г.Ибраһимов 3. рәв. Каршы, кире. [Минһаҗ:] Контр сөйлисең, Үтәш бабай, әссәламегаләйкем. [Үтәш:] Контр түгел, туры сүз. К.Тинчурин |