КОНТО’РЩИК и. сөйл. к. конторчы. Беркөнне Айсылу җиңги безнең утарга килеп, конторщик Дорофейны председатель --- итеп сайлатты. Т.Гыйззәт. Габдулланың якын иптәшләреннән приказчик, бер конторщик билгеләнгән вакыттан элегрәк килеп чыктылар. Ш.Камал. Контора булдымы – аңа конторщик кирәк. Анысы да табыла. Ә ул конторщик... Габдулла Тукаев. И.Нуруллин |