КОНТО’РКА и. рус 1) сөйл. Контора урнашкан кечкенә генә бүлмә. Газинур үзе почтальон килә торган вакытларда конторкага барырга бер дә вакыт таба алмый иде. Г.Әпсәләмов. Күп тә үтмәде, ерактан пароходның килгәне күренеп, болар да нәрсәләрен алып, пристаньга конторкага кереп, пароход килгәнен карап тора башладылар. Мирас 2) Биек урындыкка утырып яки аягүрә эшләү өчен кыек, сөзәк такталы биек язу өстәле. Әхтәм байның түбәнге этажы пулатта, контор ишекне кергәч, ишекнең ике ягында ике конторка, янә түрдә бер конторка, ул конторкада Закир утырыр ---. Ф.Халиди |