КОНТО’РА и. нем. Күпчелек очракта хуҗалык һәм финанс эшләре белән бәйләнешле мөстәкыйль учреждение яки предприятиеләрнең административ-канцелярия бүлекләренең гомуми атамасы; шундый бүлек, учреждение урнашкан бина. Контораның ишеге төбендә агач болдырның өченче катына басып кораллы солдат тора. Г.Ибраһимов. Алар, ачык капкадан фабрика ишегалдына кереп, контора тирәсенә барып туктадылар. М.Гали. МТС конторасында Айсылу шактый озак торды. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә